ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан белән Нидерланд арасында товар әйләнеше күләме өчтән бер өлешкә арткан

16 гыйнвар 2018, 18:36

Татарстан белән Нидерланд арасында товар әйләнеше күләме өчтән бер өлешкә арткан Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге илчесе Регина Джонс-Бос белән очрашты

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге илчесе Регина Джонс-Бос белән очрашты. Президентның матбугат хезмәте җиткергәнчә, очрашу Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, узган ел март аенда илче ханым Татарстанда Голландия эшлекле даирәләре делегациясе белән булган. ТР Президенты Нидерланд җитәкчелеген төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләрне киңәйтүгә уңай шартлар булдыруга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Нидерланд Корольлеге – Татарстанның төп сәүдә партнерларының берсе. Узган елның 9 ае нәтиҗәсе буенча Татарстан белән Нидерланд арасында товар әйләнеше күләме өчтән бер өлешкә арткан һәм 1,6 млрд. доллардан артып киткән.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2011 елда Чаллыда Голландиянең DSM компаниясе заводы ачылган, анда югары сыйфатлы премикслар – терлек өчен витаминлы азык җитештерәләр. 2016 елда заводның икенче чираты эшли башлаган.

Моннан тыш, Татарстанның агросәнәгать, машина төзү, нефть химиясе, мәгълүматлаштыру һәм ИТ, банк, инновацияләр өлкәсендәге Голландия фирмалары белән уңышлы эш тәҗрибәсе бар. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек әһәмиятле, диде ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Регина Джонс-Бос алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә проектлартурында сүз барды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10