ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алабугада селфи ясарга тырышкан кыз күпердән егылып төшкән

16 гыйнвар 2018, 17:47

Алабугада селфи ясарга тырышкан кыз күпердән егылып төшкән   Полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, янәшәсендәге егет аны тотып кала алмаган.

(Алабуга, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабугада күпердән егылып төшкән кыз селфи ясарга тырышкан булган. Бу хакта бүген Алабуга Эчке эшләр бүлегеннән җиткерделәр.

Алдан 26 яшьлек кызның  кичә 22 сәгать 40 минутта 10 метр биеклектән егылып төшүе хәбәр ителгән иде.

Полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, кыз аек булмаган һәм селфи ясарга уйлаган. Ул күпер култыксасына баскан, янәшәсендәге егет аны тотып кала алмаган.

Хастаханәгә барудан ул баш тарткан. Әмма бүген табибларга мөрәҗәгать иткән. Алар ярдәм күрсәтеп, аның хәлен уртача дип бәяләгән һәм өенә кайтарып җибәргән. Кызның куллары җәрәхәтләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10