ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Хезмәт министрлыгында минималь хезмәт хакын 11 мең сумга кадәр җиткерүне планлаштыралар

16 гыйнвар 2018, 17:02

Хезмәт министрлыгында минималь хезмәт хакын 11 мең сумга кадәр җиткерүне планлаштыралар   Ведомство февраль аенда Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын 2018 елның 1 маеннан арттыру турындагы проект кертергә ниятли.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы февраль аенда Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын 2018 елның 1 маеннан арттыру турындагы канун проектын кертергә планлаштыра. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Хәзерге вакытта ведомствода бу максаттан күпме акча кирәк булачагы турында исәпләүләр бара, дип өстәгән ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10