ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексей Песошин: Ялган "больничный" кәгазьләре бирү очракларына чик куярга кирәк

16 гыйнвар 2018, 16:53 , Фото: http://tatarstan.ru

Алексей Песошин: Ялган Узган ел нәтиҗәләре буенча фонд "больничный" кәгазьләре бирү тәртибен бозуның 1 мең 202 очрагын ачыклаган.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Ялган "больничный" кәгазьләре бирү очракларына чик куярга кирәк, дип белдерде ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлегенең йомгаклау коллегиясендә.

Узган ел нәтиҗәләре буенча фонд "больничный" кәгазьләре бирү тәртибен бозуның 1 мең 202 очрагын ачыклаган. Барлыгы 318 мең 699 документ тикшерелгән. Нәтиҗәдә, эш бирүчеләргә 755 мең 840 сумлык дәгъва белдрелгән, дип хәбәр итте РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин.

«Нигездә, больничный кәгазен бирү вакыты бозыла, икенче сәбәп – аны табиблардан башка гына озайту. Шул рәвешле, больничный кәгазе яраксыз дип табыла», - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10