ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Таиландта наркотик саткан өчен тоткарланган хатын-кыз Татарстан кешесе булып чыккан

16 гыйнвар 2018, 13:28

Таиландта наркотик саткан өчен тоткарланган хатын-кыз Татарстан кешесе булып чыккан Россия һәм Америка кешеләрен Пханган утравында тоткарлаганнар.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Таиландта наркотиклар белән сату иткән өчен тоткарланган 32 яшьлек Римма Куканова Татарстан кешесе булып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 44 яшьлек АКШ гражданын һәм Россиядән килгән хатын-кызны наркотик матдәләр белән сәүдә иткән вакытта тоткарлыйлар. Алар яшәгән бунгалода хокук саклау органнары хезмәткәрләре берничә төрдәге наркотик табып ала. Тикшерүчеләр фаразлавынча, әлеге пар әфьюнне утраудагы күңел ачу урыннарында туристларга саткан.

Римма Куканованың туганнары аның тоткарлануы турында әлегә анык кына берни дә белми.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10