ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак

16 гыйнвар 2018, 15:51

Татарстанда яшәүчеләр хезмәт хакы турындагы архив белешмәсен электрон рәвештә алачак 15 гыйнвардан республикада яшәүчеләргә эш стажын раслау өчен белешмә алу турында гариза тапшыру мөмкинлеге бирелде.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда 15 гыйнвардан эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне дәүләт архивыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зарипов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«15 гыйнвардан дәүләт архивыннан белешмә алу турында гариза тапшырырга мөмкин. Белешмәләр ТР дәүләт хезмәтләре порталында электрон документ рәвешендә гариза тапшырганнан соң 21 эш көне дәвамында бирелә. Кирәк булган очракта бу вакыт озайтылырга да мөмкин», - дип искәртте министр.

Тимур Зарипов әйтүенчә, гариза тапшыру өчен универсаль парольне (ЕСИА) күрсәтергә кирәк. ЕСИА «Шәхси кабинет»ын теләсә кайсы Күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерергә мөмкин. Киләчәктә дәүләт архивы дәүләт хезмәтләре порталында башка төр белешмәләр дә бирәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10