ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мина куелу турында хәбәр буенча «Сувар Плаза» сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуациялиләр

16 гыйнвар 2018, 12:12 , Фото: vk

Мина куелу турында хәбәр буенча «Сувар Плаза» сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуациялиләр Комплекска шартлаткыч җайланма куелуы хакындагы мәгълүмат 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына килә.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәргә таянып, «Сувар Плаза» сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуациялиләр, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Комплекска шартлаткыч җайланма куелуы хакындагы мәгълүмат 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына килә.

Сәүдә үзәгенә барлык ашыгыч хезмәтләрнең экипажлары юл тота. Хәзерге вакытта бина әйләндереп алынган, урында полиция хезмәткәрләре һәм дүрт кинолог эшли.

Комплекстан барлык сатып алучыларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләделәр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мина куелу турындагы хәбәр буенча "Сувар Плаза" сәүдә үзәгеннән 600 кешене эвакуацияләгәннәр.

Полицейскийлар килгән хәбәрне тикшерә, шулай ук шалтыраткан кешенең шәхесен ачыкларга омтыла.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10