ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Россия мәгариф министры Пермьгә пычак белән балалар сугышкан урынга китте

16 гыйнвар 2018, 09:14

Россия мәгариф министры Пермьгә пычак белән балалар сугышкан урынга китте Дмитрий Медведев кушуы буенча, бүген төнлә мәгариф министры Ольга Васильева Пермьгә очкан.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Пермьгә очты, дип хәбәр итә Интерфакс.

Кичә билгеле булганча, Пермьдә 127 нче мәктәптә балалар пычак белән сугышкан. Яшүсмер егетләр 4 нче сыйныфлар укыган бүлмәгә килеп кергән. Нәтиҗәдә 47 яшьлек укытучы да, сугышучыларны аеру өчен, бу җәнҗалга катнашырга мәҗбүр булган. 10-12 яшьлек балалар зыян күргән.

Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кушуы буенча, бүген төнлә мәгариф министры Ольга Васильева Пермьгә очкан.

Әлеге вакыйгада 15 кеше зыян күрде, шуларның 12се хастаханәдә ята, 3се психологик травма алган. Җинаять эше ачылган, гаепләнүчеләрне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10