ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ун яшьтән зуррак балалар поездда ата-аналарсыз йөри алачак

16 гыйнвар 2018, 08:15 , Фото: Михаил Захаров

Ун яшьтән зуррак балалар поездда ата-аналарсыз йөри алачак Станциягә килеп җиткәч, озатучы баланы ышанычлы кешегә генә тапшырырга гына тиеш була.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Федераль пассажирлар компаниясе быелдан ук Россия поездларында ун яшьтән зуррак балаларны үзләрен генә алып бару хезмәтен кертергә җыена. Бу турыда “Российская газета”га биргән интервьюда ФПК башлгыгы Петр Иванов сөйләгән.

“Без хәзер башкаларның тәҗрибәсен өйрәнәбез”, - дигән җитәкче.

Бүгенге көндә атан-аналар балаларын оешкан төркемнәр белән ялга яки ярышларга җибәрә ала. Тик баланың үзен генә поездга кертмиләр. Әлегә баланы озатучы белән самолетка утыртып җибәрү хезмәте генә эшли.

Петр Иванов сүзләре буенча, поездда юлда вакытта баланы озатучы билгеле бер кеше караячак. Станциягә килеп җиткәч, ул баланы ышанычлы кешегә генә тапшырырга гына тиеш була. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10