ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Зәкят” хәйрия фонды игезәкләргә сәламәтләнү өметен бүләк итте

16 гыйнвар 2018, 07:51

“Зәкят” хәйрия фонды игезәкләргә сәламәтләнү өметен бүләк итте Артур һәм Тимур Алексеевлар “Первый шаг” реабилитация үзәгендә дәваланырга әзерләнәләр.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ). “Зәкят” хәйрия фонды ДЦП белән интегүче ике баланы кыйммәт торган бәягә реабилитацияләү өчен акча җыюны төгәлләде, дип хәбәр ителә Татарстан мөслеманнарының  Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән “Зәкят” хәйрия фонды үтенече белән ярдәмнәр җыелган.

Фотода сурәтләнгән Артур һәм Тимур Алексеевлар “Первый шаг” реабилитация үзәгендә дәваланырга әзерләнәләр.

"Реабилитациянең чираттагы курслары өчен аларга 120 мең сум акча кирәк иде. Хәзерге вакытта Артур йөри, әмма аның сөйләм үсеше тоткарлана, ә Тимур күптән түгел генә беренче адымнарын башлады. Малайларның әти-әниләре өчен балаларының үзләре атлап китүләрен күрүдән дә зуррак бүләк һәм могҗиза була аламы икән? Гаилә әгъзалары әлеге изге эшкә өлеш кертүче һәммә кешегә дә рәхмәтләрен җиткерә. Аллаһы Тәгалә ике дөнья бәхетенә ирешүне насыйп итсә иде!", дип язылган Диния нәзарәте хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10