ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада, автобус артык тиз йөрү сәбәпле, пассажир егылып кабыргаларын сындырган

15 гыйнвар 2018, 21:42 , Фото: Нижнекамская автоинспекция

Түбән Камада, автобус артык тиз йөрү сәбәпле, пассажир егылып кабыргаларын сындырган Пенсионер хатын-кыз тотынып кала алмыйча егылган, аны хастаханәгә озатканнар.

(Чаллы, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Түбән Камада маршрут автобусы артык тиз йөрү сәбәпле, пассажир кабыргаларын сындырган. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге аянычлы хәл Спортивная урамындагы 14а йорты каршында булган. Салонында 15ләп пассажиры булган “ПАЗ” автобусын йөртүче куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган.

Шуның аркасында, 71 яшьлек пассажир тотынып кала алмыйча егылган. Урынга килгән медицина хезмәткәрләре пенсионер хатын-кызның өч кабыргасы сынуын әйткән. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10