ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнехановка бүген Каюм Насыйри урамы үсеше проектын тәкъдим иттеләр

15 гыйнвар 2018, 20:17 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнехановка бүген Каюм Насыйри урамы үсеше проектын тәкъдим иттеләр Иске Татар бистәсе префектурасы һәм Казан төзелеш университеты студентлары берлегендә эшләнгән тәкъдим Татарстан Президенты тарафыннан хупланды.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген Казанның тарихи үзәген карап йөргәндә Каюма Насыйри урамы үсеше эскизын тәкъдим иттеләр, дип җиткерә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Объезд Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым объектов в историческом центре г. Казани. Фото Марсель Бадыкшин

Проект Иске Татар бистәсе префектурасы һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары белән берлектә эшләнгән. Ул туристик агымны көчәйтү һәм кече архитектура формаларын булдыруны күзаллый.

Объезд Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым объектов в историческом центре г. Казани. Фото Марсель Бадыкшин

Әлеге тәкъдим Татарстан Президенты тарафыннан хупланды.

Объезд Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым объектов в историческом центре г. Казани. Фото Марсель Бадыкшин

Моннан тыш, республика лидеры һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар күптән түгел Иске Татар бистәсендә ачылган “Татар бистәсе” музеен (Каюм Насыйри урамы, 38) карады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10