ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Песошин: “Урманны законсыз файдалану очраклары бар”

15 гыйнвар 2018, 16:48 , Фото: Рамиль Гали

Песошин: “Урманны законсыз файдалану очраклары бар” “Әлеге күпьеллык проблемага аеруча игътибар юнәлтергә кирәк”, – диде Алексей Песошин.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда урман фонды җирләрен үз белдекле яулап алу һәм җирне йорт төзү өчен куллану очраклары бар. Бу хакта бүген ТР урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән утырышында ТР премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

“Республикада кадастр исәбенә урман җирләренең 19,9 %ы гына куелган. Бүгенге көндә кадастр эшләре барлык урманчылык территорияләрендә бара. Шулай да урман фонды җирләрен үз белдекле яулап алу һәм үз максатларына куллану очракларын да әйтми булмый. Кемдер үз кирәгенә урман кисә, кемдер урман янына өй сала. Урман хуҗалыгы министрлыгына, Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстанда территориаль идарәсе белән берлектә, әлеге күпьеллык проблеманы чишүгә аерым игътибар бирергә кирәк”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, министрлыкның киңәйтелгән утырышы барышында ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эштән китү теләген белдерде. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10