ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Урман хуҗалыгы министры Премьер-министрдан өстәмә финанслау сорады

15 гыйнвар 2018, 16:22 , Фото: Рамиль Гали

Урман хуҗалыгы министры Премьер-министрдан өстәмә финанслау сорады Ул урман участокларын зарарланган һәм үле үсентеләрдән чистарту өчен кирәк.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, бүген министрлыкта узган киңәйтелгән коллегиядә чыгыш ясап, ТР Премьер-министры Алексей Песошиннан өстәмә финанслау сорады. Ул урман участокларын зарарланган һәм үле үсентеләрдән чистарту өчен кирәк, дип аңлатты.

“2017 елда урман патологияләрен өйрәнү-тикшерү эшләре 70 мең гектарда башкарылды. Әлеге эш барышында 1130 гектар мәйданда сәламәтләндерү чараларын үткәрү кирәклеге ачыкланды. Узган еллардагы нәтиҗәләр күрсәткәнчә, 2540 мең гектар мәйданда санитар чаралар үтәлергә тиеш. Шулай ук 2017 елда 8 мең гектар мәйданда куркыныч организмнарны юкка чыгару һәм 10 мең гектар урман яны тирәләрендә чистарту эшләре башкарылды”, – диде ул үз чыгышында.

Алмас Нәзиров сүзләренчә, зарарланган һәм үле үсентеләрдән файдалануга яраксыз агач үсә. Ә аңа исә ихтыяҗ юк. Бу – зарарланган урман мәйданнарын киметүдә кыенлыклар тудыра.

«Хөрмәтле Александр Валерьевич, шуңа күрә Сездән, әлеге проблемага игътибар юнәлтүегезне һәм федераль бюджеттан урман яны территорияләреннән агач җыюда ярдәм бүлүдә булышлык итүегезне сорыйбыз”, – диде Нәзиров.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10