ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Равил Гайнетдин мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваны туган көне белән котлады

15 гыйнвар 2018, 15:36 , Фото: dumrt.ru

Равил Гайнетдин мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваны туган көне белән котлады "Россиядә яшәүче халыкларның иминлеге хакына, алга таба да конструктив хезмәттәшлек итәргә әзер икәнлегебезне белдерәбез", диелә котлауда.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Федерациясе каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү совет әгъзасы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильеваны туган көне белән котлады. Котлау Россия мөселманнары Диния Нәзарәтенең рәсми сайтында урнаштырылган.

«Хөрмәтле Ольга Юрьевна!

Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм! Сезгә сәламәтлек, иминлек, илнең киләчәге өчен бик тә мөһим һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим.

Без Сезнең фән өлкәсендәге һәм дәүләт хезмәтендәге эшегезне инде күптәннән һәм зур канәгатьләнү белән күзәтәбез, Сезне тәҗрибәле педагог һәм остаз, талантлы галим һәм фәнне оештыручы буларак беләбез, Россия фәнен һәм мәгарифен үстерү, россиялеләрнең үсеп килүче буынын лаеклы тәрбияләү эшендә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Ватаныбызның чәчәк атуы һәм Россиядә яшәүче халыкларның иминлеге хакына алга таба да конструктив хезмәттәшлек итәргә әзер икәнлегебезне белдерәбез», диелә котлауда.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10