ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тукай районында кеше үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар чыкты

15 гыйнвар 2018, 14:45

Тукай районында кеше үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар чыкты Янгын Борды авылының Үзәк урамындагы 96нчы йортта чыккан.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Тукай районында 61 яшьлек ир-атның үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар чыкты. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Борды авылының Үзәк урамындагы 96нчы йортта җиһазлар һәм башка әйберләр янган. 72нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре йорттан ир-ат гәүдәсен алып чыккан. Табиблар аның үлемен раслады.

Янгын электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10