ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында урман җәнлекләре өчен "ашханәләр" эшли

15 гыйнвар 2018, 23:00

Әлки районында урман җәнлекләре өчен Аларга ярдәм итү өчен елның-елында районның аучылык биләмәләрендә байтак азык запасы хәзерләнә.

(Әлки, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында урман җәнлекләре өчен "ашханәләр" эшли. Кышын җәнлекләр урманда алар өчен махсус әзерләнгән урыннарга килеп тамак ялгыйлар, дип яза җирле басма.

Кыш көне җәнлек-җанварларга кар астыннан азык табу бик авыр. Аларга ярдәм итү өчен елның-елында районның аучылык биләмәләрендә байтак азык запасы хәзерләнә. Узган көздә, әйтик, кышын җәнлекләрне "сыйлау" өчен 50 тонна ашлык калдыклары, 180 тоннага якын бөртек, 15 тонна печән, 5 тонна тоз көйләп куйганнар иде. Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов әйтүенчә, бу мөһим эшкә "Көньяк" аучылык җәмгыяте аеруча зур игътибар бирә.

Кабаннар, пошилар, кыр кәҗәләре һәм башка урман җанварлары (обитатели) әлеге "ашханәләрне" үз итәләр, әледән-әле анда килеп, тукланып китәләр.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10