ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Алмас Нәзировка “ТР алдындагы казанышлары” өчен медаль тапшырылды

15 гыйнвар 2018, 12:52 , Фото: Рамиль Гали

Алмас Нәзировка “ТР алдындагы казанышлары” өчен медаль тапшырылды Алмас Нәзировның 43 ел хезмәт стажы бар, ул 2014 елның сентябреннән министр вазифасын башкарды.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзировка бүген “Татарстан республикасы алдындагы казанышлары” өчен медаль тапшырылды. Аны Нәзировның күкрәгенә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин беркетте.

Искәртеп үтик, бүген министрлыкта “ТР урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елгы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2018 елга хезмәт бурычлары билгеләү” темасына киңәйтелгән коллегия узды.

Коллегия эшен тәмамлаганнан соң, Алмаз Нәзиров үзен вазифасыннан азат итүләрен сорады. “Минем урынга яшь, энергияле кадрлар килергә тиеш” диде ул.

Китүен хәбәр иткәнче, аңа күкрәк тамгасы бирелде.

“Алмас Нәзиров үзен урман хуҗалыгына дүрт дистә ел багышлаган кеше. Әлеге бүләк аның Татарстан алдындагы казанышларын тагын бер кат искәртә”, – диде ТР премьер-министры Алексей Песошин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10