ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Зәкят» хәйрия фонды Изге Мәккә җирләрендә хәйрия акциясе үткәрде

15 гыйнвар 2018, 12:27

«Зәкят» хәйрия фонды Изге Мәккә җирләрендә хәйрия акциясе үткәрде “Зәкят” фонды Кәгъбәтуллаһ янында мохтаҗларны сыйлады.

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Изге Мәккә җирләрендә хәйрия акциясе үткәрде. Бу турыда Татарстан Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хәрәм мәчете уртасында урнашкан изге бина - Кәгъбәтуллаһ янында фондның генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин ашамлык пакетлары таратып чыкты. Күчтәнәчләргә утызга якын мохтаҗ кеше ия булды. Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә биргән сәдакаларны кабул итеп, киң рәхмәте белән кабул итеп алса иде!", диелә нәзарәт хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10