ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда чит ил машинасын йөртүче хатын-кыз фура белән бәрелешүдән һәлак булган

14 гыйнвар 2018, 17:30

Татарстанда чит ил машинасын йөртүче хатын-кыз фура белән бәрелешүдән һәлак булган      Юл фаҗигасе Мәскәү – Уфа юлының 794нче километрында килеп чыккан.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Яшел Үзән районында ” Рено” машинасын йөртүче хатын-кыз “МАН” фурасы белән бәрелешүдән һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Мәскәү – Уфа юлының 794нче километрында 35 яшьлек автоледи тизлекне арттырып, каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиленә килеп бәрелгән.

Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлгән. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10