ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак

14 гыйнвар 2018, 08:00

2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт үткәрүгә 2018 елда 342,98 миллион сум акча бүленгән.

(Казан, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 42 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу максатларга 342,98 миллион сум акча бүленгән.

 

Татарстанда мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда әлеге программа буенча барлыгы 798,23 миллион сумга 114 объект ремонтланды.

2017 елда программа 342,49 миллион сум күләмендә финансланды. Бу чараларга 44 объект ремонтланды.

2018-2020 елларда төрле чыганаклар исәбенә, мәдәни билгеләнештәге 375 объектка капиталь ремонт уздыру планлаштырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10