ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Мәдәният

Әтнәдә, 200 еллык юбилее уңаеннан, Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган күргәзмә ачылды

13 гыйнвар 2018, 22:00

Әтнәдә, 200 еллык юбилее уңаеннан, Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган күргәзмә ачылды Китапханәдәге башка күргәзмәләр Аяз Гыйләҗев һәм Лев Толстойның тормыш юлы, иҗаты белән дә таныштыра.

(Әтнә, 13 гыйнвар, "Татар-информ", “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнәдә татар халкының ике бөек улы –  галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани һәм, 90 еллык юбилее уңаеннан, танылган  язучы Аяз Гыйләҗев күргәзмәләрен ясап куйдылар китапханәчеләр. Олуг шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлын үз эченә алган китап күргәзмәләре Олы Әтнәдәге үзәк китапханәнең уку залына урнаштырылды. Китап укучылар әлеге күргәзмә белән инде таныша да башладылар, - дип яза район газетасы.

Күргәзмәнең берсе - “Беренче таң чаткысы” дип исемләнгәне - Ш. Мәрҗанигә багышланган. Тиздән, 16 гыйнварда, районның Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килгән, соңыннан бабасы Габделкотдус туган авыл исемен тәхәллүс итеп алган бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел булачак. Шуңа бу ел ТР Диния нәзарәте тарафыннан Мәрҗани елы дип тә игълан ителде. Без, әтнәләр, моңа аеруча шатландык. Ябынчы авылында Шиһабетдин Мәрҗанинең нигез урыны булуы белән дә горурланабыз. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхеснең нәселен чагылдырган Комыргуҗа мәктәбе музее булуына да сөенәбез . Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы, Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Күргәзмә менә шушы мәгълүматларны үз эченә алган.

Китапханәдәге тагын бер күргәзмә 17 гыйнварда 90 еллыгы билгеләнеп үтәчәк Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевкә – Татарстан Республикасының халык язучысы, күренекле татар прозаигы һәм драматургы иҗатына багышланган. Язучы 1928 елның 17 нче гыйнварында дөньяга килә. Аяз Гыйләҗевнең иҗади мирасы XX-XI гасыр татар әдәбиятының иң кыйммәтле хәзинәсе булып санала. Аның тарафыннан 5 зур күләмле роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса язылган. Алар Татарстан, Россия театрлары сәхнәләрендә һәм аннан читтәге башка театрлар сәхнәләрендә куела. Үзебезнең Әтнә дәүләт драма театры коллективы да бу авторның иҗатына еш мөрәҗәгать итә.

2018 ел - Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителү уңаеннан, “Великий сын России” дип исемләнгән, бөек рус язучысының тормыш һәм иҗат юлын үз эченә алган китап күргәзмәсе дә эшләнде.

"Шиһабетдин Мәрҗани, Аяз Гыйләҗевкә багышланган күргәзмәләрне билгеле бер вакыттан соң алачакбыз, ә Лев Толстойга багышланган күргәзмә белән ел дәвамында таныша алачаксыз. Килегез, күрегез, өйрәнегез. Китап укучыларның байтагы бу күргәзмәләр белән таныш, яратып кабул иттеләр", - диләр китапханәчеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10