ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан, Фән һәм мәгариф

Татарстанда быелгы капиталь ремонт программасына 28 мәктәп һәм 85 балалар бакчасы кергән

13 гыйнвар 2018, 12:41 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда быелгы капиталь ремонт программасына 28 мәктәп һәм 85 балалар бакчасы кергән Мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 732,72 млн сум бүлеп бирелгән, ә балалар бакчаларын ремонтлау 1 млрд 743,71 млн сумга төшәчәк.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2018 елгы капиталь ремонт программасына 28 мәктәп (912се коррекцион) һәм 85 балалар бакчасы кергән. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта җиткерә.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 732,72 млн сум бүлеп бирелгән, ә балалар бакчаларын ремонтлау 1 млрд 743,71 млн сумга төшәчәк.

Шулай ук быел 14 балалар савыктыру лагерьларында капиталь ремонт, 6 яңа лагерь төзү һәм берсен реконструкцияләү планлаштырылган.

11 һөнәри белем бирү оешмасы ремонтланачак. Программаны финанслау күләме 681,38 млн сум тәшкил итә.

Яшүсмерләр клубларының ремонт программасына 28 объект эләгә. Финанслау күләме – 100 млн сум.

Фәйзуллин сүзләренчә, 2018 елда яшьләр үзәкләре, район башкарма комитетлары биналары, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм муниципаль архивларны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10