ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Тынычлык" мәчет комплексында балалар өчен беренче тапкыр кышкы лагерь эшләде

13 гыйнвар 2018, 12:19

“Тынычлык Һәр бала телебезне үстерү, әти-әни хакын зурлаү, намаз укып, әхлаклылык сыйфатларын үстерүгә кагылышлы мәгълүмат алды.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 ел гыйнвар аеның беренче атнасында “Тынычлык" мәчет комплексында балаларның кышкы ялы оештырылды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә белдерелә.

Шушы кыска гына вакыт эчендә балалар үзләренең hөнәрләрен, төрле уен-бәйгеләрдә катнашып, нәрсәгә сәләтле булуларын курсәттеләр. Викториналарда, татарча сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесендә катнаштылар. Әти-әнине хөрмәтләү, туган илне, туган телне ярату, Татарстаныбыз белән горурлану, "Ислам нигезләре" темаларын өйрәнү әңгәмәләрендә катнаштылар. Үзләре дә чыгышлар ясадылар. Нәтиҗәдә, лагерьда катнашкан hәр бала телебезне үстерүдә дә, әти-әни хакын зурлаү буенча, намаз укып, яхшылык-изгелек сыйфатларын үстерүгә хас булган уңай мәгьлүмат алдылар.

Лагерьның сонгы көнендә дә мәчет эчендә балалар өчен зур бәйге оештырылды. "Сорау-җавап" викторинасы да кызыклы, нәтиҗәле узды. Килгән әти-әниләр дә бик канәгать булдылар, олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Алдан әзерләнгән транспортларда ипподромга барып, атларда йөрү бәхетенә ирештеләр. Шулай итеп, "Тынычлык" мәчетендә беренче тапкыр кышкы лагерь узды.

Ә язгы лагерь мәчеттә 5 елдан бирле эшләп килә, диелә матбугат хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10