ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад, Җәмгыять

2017 елда Татарстан иминиятләштерү фонды "больничный"лар өчен 14 миллиард сум акча түләгән

12 гыйнвар 2018, 19:57 , Фото: Султан Исхаков

2017 елда Татарстан иминиятләштерү фонды Иминиятләштерү фондының гражданнарга турыдан-туры түләүне тәэмин итүе – уңайлы ысул.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда Татарстанда 1,5 миллион “больничный” кәгазе өчен 14 млрд 100 млн сум күләмендә акча түләнгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин хәбәр итте.

“Билгеле булганча, яңа система буенча 2015 елдан фонд гражданнарга турыдан-туры түләүне тәэмин итә. Бүген Россиянең 33 төбәге шушы проект буенча эшли. Бу – яхшы проект, шул рәвешле кешеләрнең хокуклары саклана. Чөнки кайвакыт эш бирүчеләр пособие түләми, бигрәк тә, бала көткән хатын-кызларга”, – дип билгеләп узды Рамил Гайзатуллин.

Матбугат очрашуында, шулай ук, эш урынында зыян күрүчеләргә, имгәнүчеләргә күрсәтелә торган ярдәм турында да сүз барды. Имгәнүләрне кисәтү буенча үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Сәламәтлеккә салынган зыян турында акт булса, иминиятләштерү фонды акча түли.

“Кулында акты булмаса, без аңа түли алмыйбыз. Эш бирүче кайвакыт актны язмый, чөнки үзенең гаебен аңлый. Кайбер берләшмәләр акт төземәгән булса, Хезмәт сагы буенча дәүләт инспекциясенә, прокуратурага мөрәҗәгать итә ала”, – дип киңәш бирде Рамил Гайзатуллин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10