ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Мәдәният, Татар дөньясы

Татар шагыйре Фатих Кәримгә багышланган төбәкара әдәби конкурс уздырыла

12 гыйнвар 2018, 13:46 , Фото: СОШ №27 Нижнекамского района РТ

Татар шагыйре Фатих Кәримгә багышланган төбәкара әдәби конкурс уздырыла Конкурста "Поэзия", "Кече күләмле проза", "Публицистика" һәм "Дебют" (21 яшьләре тулмаган иҗатчылар өчен) номинцияләре буенча урыннар биреләчәк.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Татар шагыйре Фатих Кәрим истәлегенә багышланган "Син кызганма йөрәгеңне" дип исемләнгән төбәкара әдәби конкурс уздырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында игълан ителә.

Конкурс Россия Язучылар берлегенең Калининград бүлеге, «Кардәшләр» Калининград төбәк иҗтимагый оешмасы, Багратионовск шәһәр округы администрациясе, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге тарафыннан оештырыла.

Конкурста поэзия, кече күләмле проза (хикәя һәм повесть ), публицистика һәм дебют (21 яшьләре тулмаган иҗатчылар өчен) номинцияләре буенча урыннар биреләчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10