(Казан, 11 гыйнвар. “Татар-информ”. Сүрия Мингатина, "Әтнә таңы"). Әтнә районының Күшәр авылы китапханәчесе Гөлүсә Галимҗанова уку елы башыннан "Китап шифаханәсе" дип исемләнгән кызыксынучылар клубы оештыра. Әлеге клубка башлангыч сыйныф укучылары язылып, әле дә бик теләп йөриләр”, - дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.
Башлангыч сыйныф укучылары айга ике тапкыр клуб утырышына җыелалар.
"Искергән, тузган китаплар бар, без әнә шул китапларны дәвалыйбыз, матур, җыйнак итеп төпләргә өйрәнәбез. Эшебезне төгәлләгәч, беррәттән рәсем бәйгеләре оештырып, рәсемнәр ясыйбыз, кычкырып китап укыйбыз, укыган әсәрләр буенча әңгәмәләр оештырабыз, тәэсирле итеп сөйләргә өйрәнәбез. Алда безне шигырь бәйгеләре, түгәрәк өстәлләр көтә. Барына да өйрәтә безне Гөлүсә апа”, - дип сөйләгәннәр килгән укучылар.
Күшәр авылы балалары каникулларын да истә калырлык итеп уздырдылар. Китапханәдән тыш, мәдәният йорты хезмәткәрләре Лилия һәм Фәридә апалары балалар өчен Чыршы бәйрәме дә үткәрде. Төрле уеннар уйнап, нәфис суз осталары чыгышларын тыңлап, жырлар җырлап, биеп, рәхәтләнеп ял иттеләр, дип хәбәр итә район газетасы.
Хәзер мәдәният йортында Иске Яңа елны каршы алырга да әзерләнәләр алар.