ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Иран җанатарлары “Казан-Арена”дагы матчка әзерләнә
Инстаграмда Гүзәл Яхинаның шәхси бите ачылды
Казан, җанатарларны бәлеш белән сыйлап, Дөнья чемпионаты шәһәрләре бишлегенә керде
Владимир Путин Россия – Мисыр матчын карамаган
Россельхознадзор: Татарстанда ветеринария документларының 99 проценты электрон форматта

Җәмгыять

16 яшьлек әлмәтлеләр гаилә корган

11 гыйнвар 2018, 23:00

16 яшьлек әлмәтлеләр гаилә корган Узган ел барлыгы 1415 гаилә теркәлгән булса, әлмәтлеләр саны 2748 кешегә арткан, 14605 гаилә ана капиталына сертификат алган.

(Әлмәт, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). ЗАГС хезмәткәрләре гаилә корырга теләүчеләр яшенең тагы да үсүен билгели, узган ел бу күрсәткеч 45 яшькә кадәр күтәрелгән, дип яза җирле басма.

Әмма Әлмәттә аннан да өлкән яшьтәге гаилә пары да теркәлгән – 80 яшьлек кияү белән 68 яшьлек кәләш уртак тормыш башлап җибәргән. Ә бик яшьли гаилә корган әлмәтлеләргә 16 шар яшь булган. Узган ел барлыгы 1415 гаилә теркәлгән булса, әлмәтлеләр саны 2748 кешегә арткан, 14605 гаилә ана капиталына сертификат алган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10