ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Күлмәк салуның ние бар? - "Ватаным Татарстан" газетасы
Хәбәрсез югалган дип саналган Татарстан солдаты җәсәден Казанда җирләделәр
Болгар ислам академиясе абитуриентлар җыя
Хрущев белән Брежневка хезмәт күрсәткән шагыйрь Әхмәт Саттарны Мәскәүдә искә алдылар
Р.Миңнеханов: Нефтьчеләр ярдәме белән Татарстан икътисады уңай үсеш темпын саклый

Хәвеф-хәтәр

Казанда беренче эксперименталь юл билгесе барлыкка килде

11 гыйнвар 2018, 17:11 , Фото: Александр Елисеев

Казанда беренче эксперименталь юл билгесе барлыкка килде   Яңа билге, светофорда кызыл ут булуга карамастан, уңга борылырга рөхсәт итә.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Казанда әлегә бердәнбер булган эксперименталь юл билгесе барлыкка килде. Яңа билге, светофорда кызыл ут булуга карамастан, уңга борылырга рөхсәт итә.

Яңа юл билгесе “Тандем” сәүдә үзәге янында, Декабристлар урамы белән Горсовет чатында куелды. Яңа билге машина йөртүче башка барлык транспортка юл биргәннән соң, Декабристлар урамыннан уңга борылырга мөмкинлек бирә.

Ул ике табличка формасында светофорның кызыл һәм сары секцияләре янында урнаштырылган. Ул светофор секциясе размерына туры килә. Аның бер өлешендә - яшел ук, икенчесендә “Барысына да юл бир, аннан уңга борылырга мөмкин”, дигән язу бар.

Билге Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте автоматизацияләнгән системасы идарәсе” шәһәр транспорты комитеты белән килештерү нигезендә куелган.

Билге эксперимент режимында 2020 елга кадәр торачак. Аннан аны калдырыргамы-юкмы икәнлеге хәл ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10