ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Карелия Сабан туе дүртенче августка билгеләнгән
Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән
Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак
Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде
Новосибирскиның татар балалары җәйге лагерьда милли белем һәм тәрбия алачак

Мәдәният

«Алиса в Стране чудес» китабы Ирландиядә башкорт телендә дөнья күрде

11 гыйнвар 2018, 16:19

«Алиса в Стране чудес» китабы Ирландиядә башкорт телендә дөнья күрде Моңа кадәр әлеге классик әкиятнең татар телендә тулысынча тәрҗемәсе булмаган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Льюис Кэрроллның «Алиса в Стране чудес» китабы «Әлисәнең Сәйерстандағы мажаралары» дигән исем астында башкорт телендә басылып чыкты. Аны башкортчага танылган язучы Гүзәл Ситдыйкова тәрҗемә иткән, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Төсле рәсемнәр белән бизәлгән (рәссамы - Джон Тенниел) китап Ирландиянең «Evertype» нәшриятында дөнья күрде.

«Миңа әлеге проектта профессор, мөхәррир-консультант Виктор Яковлевич Фет катнашырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, ул әлеге мәшһүр әкиятне мондый тәрҗемәләре булмаган телләргә «аударырга» сәләтле тәҗрибәле тел белгечләре эзләгән. Моның өчен мин бер тиен дә акча алмадым», - дип ачыклык кертте Гүзәл Ситдыйкова.

«Әлисәнең Сәйерстандағы мажаралары» китабы Гүзәл Ситдыйкованың үзендә һәм Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә бар. Аңа интернет-кибетләрдә дә заказ бирергә мөмкин, ул 16 доллар тирәсе тора.

Әлеге басма Британия китапханәсе каталогына да кертелгән.

Моңа кадәр әлеге әкиятнең татар телендә тулысынча тәрҗемәсе булганы юк. 

"Гыйлем" фән һәм мәгърифәт үзәге җитәкчесе Айдар Шәйхин сүзләре буенча, ул "Азатлык" радиосы соравы буенча, әлеге әсәрнең бер бүлеген инглиз теленнән татар теленә тәрҗемә иткән булган. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10