ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Карелия Сабан туе дүртенче августка билгеләнгән
Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән
Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак
Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде
Новосибирскиның татар балалары җәйге лагерьда милли белем һәм тәрбия алачак

Мәдәният

«Juna» музыкаль төркеме «Илдар Хановның Галәм храмы»нда җырлаячак

10 гыйнвар 2018, 20:48 , Фото: Рамиль Гали

«Juna» музыкаль төркеме «Илдар Хановның Галәм храмы»нда җырлаячак «Илдар Хановның Галәм храмы» Казанның Иске Аракчино бистәсендә урнашкан.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Juna» музыкаль төркеме «Илдар Хановның Галәм храмы»нда уздырылачак “Игелек музыкасы” концертында катнашырга әзерләнә. Бу хакта алар үзләренең социаль челтәрдәге рәсми төркемнәрендә хәбәр итәләр.

“Концертка килүчеләрне экскурсовод храм белән таныштырачак, - диелгән хәбәрдә – Ә концерттан җыелган акча храмның Будда залын төзекләндерүгә китәчәк.

Концерт 20 гыйнварда була.

Мәгълүмат өчен. «Илдар Хановның Галәм храмы» Казанның Иске Аракчино бистәсендә урнашкан. Аны архитектор һәм рәссам Илдар Ханов 1992 елда үз туган йорты нигезендә кора башлады. Илдар Ханов 2013 елда вафат булды. 2017 елның апрелендә храмда янгын чыкты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10