ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Путин: 1 майдан минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына тигезләячәкләр

10 гыйнвар 2018, 18:05 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Путин: 1 майдан минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына тигезләячәкләр Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына вакытыннан алда тигезләргә вәгъдә итте.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 1 маеннан хакимиятнең минималь хезмәт хакын яшәү минимумына тигезләү мөмкинлеге бар, дип белдерде. Бу хакта «Газета.Ru» хәбәрчесе белдерә.

"Бу күрсәткечләрне 2019 елның 1 гыйнварыннан тигезләү планлаштырылган иде", - диде РФ Президенты.

Хәзергә минималь хезмәт хакы күләме 9489 сум тәшкил итә, яшәү минимумы – 11 меңнән артык, дип ачыклык кертте Президент.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10