ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге әдәби конкурс игълан ителде

10 гыйнвар 2018, 16:19 , Фото: bashinform.ru

Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге әдәби конкурс игълан ителде Конкурс республиканың 100 еллыгына һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлана.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге әдәби конкурс игълан ителде. Конкурс республиканың 100 еллыгына һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлана. Конкурсны БР Язулар берлеге һәм З.Биишева исемендәге “Китап” Башкортстан нәшрияты химаясендәге “Йэшлек” газетасы оештыра. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы җиткерә.

Конкурска башкорт телендә ирекле темага прозаик әсәрләр кабул ителә. Элек башка басмаларда дөнья күрмәгән әсәрләр генә карала. Төп бүләк – 50 мең сум, 4 кызыксындыру бүләге дә бар. Конкурска нәтиҗә 2019 елның октябрендә ясалачак.

Конкурс кагыйдәләре белән “Йэшлек” газетасы сайтында яки «ВКонтакте»да конкурс төркемендә танышырга мөмкин, дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыгы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10