ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Икътисад

Балалары булган гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләре расланды

10 гыйнвар 2018, 14:27

Балалары булган гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләре расланды   Икенче һәм өченче балалары туган ата-аналарга түбән ставкалы процентлар белән гомуми күләмдә 600 млрд сумга кадәр кредит алырга мөмкинлек бирелә.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия хөкүмәте ике яки өч балалы гаиләләр өчен ипотеканы субсидияләү кагыйдәләрен раслады. Тиешле документ Россия Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкан.

Кагыйдәләр буенча, 2018 елның 1 гыйнварыннан - 2022 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә икенче яки өченче бала туганда,  ставканы 6 процент дәрәҗәсендә 3-5 ел дәвамында субсидияләү каралган. Әлеге хокукка беренчел базарда фатир сатып алу өчен кредит алучы яки элекке кредитын каплау өчен яңа шартларда кредит алучы (рефинанслаучы) заемщиклар ия була ала.

Икенче һәм өченче балаларын тудырган ата-аналар түбән ставкалы процентлар белән гомуми күләмдә 600 млрд сумга кадәр кредитлар ала алалар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10