ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Волгоград сәхнәсендә “Су анасы”спектакле куелды

10 гыйнвар 2018, 13:48 , Фото: http://tatar-congress.org

Волгоград сәхнәсендә “Су анасы”спектакле куелды   Волгоград өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте шәһәрнең Яшь тамашачылар театрында татар балалары өчен Яңа ел бәйрәме уздырды.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Волгоград өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте шәһәрнең Яшь тамашачылар театрында татар балалары өчен Яңа ел бәйрәмен уздырды. Кичәгә өлкәнең төрле почмакларында яшәүче татар балалары җыелган де. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйрәмнең төп бизәге Су анасы булды.  Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” әсәре ата-аналар һәм балалар тарафыннан сәхнәләштерелде. Су анасы ролен Элина Котова башкарды.

Шулай ук театр сәхнәсендә балалар җыр, бию, нәфис сүз буенча үз сәләтләрен дә күрсәтте.

Волгоград шәһәре татар мохтарияте бәйрәм кичәсен оештыручыларга, спектакльне сәхнәләштерүчеләргә, үзешчән артистларга һәм ярдәм итүче ата-аналарга бик рәхмәтле калды, диелә матбугат хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10