ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кукмарада киез итек-киез комбинаты призына чаңгы ярышы булды

10 гыйнвар 2018, 03:00

Кукмарада киез итек-киез комбинаты призына чаңгы ярышы булды Ярышларда яшүсмерләр генә түгел, районның спорт осталары да катнашты.

(Кукмара, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара чаңгы трассасында киез итек-киез комбинаты призына чаңгыда узышу буенча Яңа ел ярышлары булды. Әлеге ярышларны яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, киез итек-киез комбинаты, "Олимп" спорт мәктәбе, "Кукмара" модульле чаңгы базасы коллективлары оештырды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Узышта яшүсмерләр генә түгел, ә районның спорт осталары да катнашты. Җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләртапшырылды.

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга һәм ялларны файдалы үткәрергә теләүчеләргә Кукмарада модульле чаңгы базасы һәм боз сарае эшли. Бәйрәм көннәрендә һәркем анда барып, тимераякта һәм чаңгыда шуа ала. Шуу өчен кирәкле әйберләрне шунда ук алып торырга да була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10