ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Балтачта бакча яшендәге балалар да тимераякта шуа

10 гыйнвар 2018, 05:00

Балтачта бакча яшендәге балалар да тимераякта шуа Кыш бабай балаларның уеннарын да күзәтте, шигырьләр сөйләтеп, шоколадлар да өләште.

(Балтач, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Ясминә Шәмсетдинова). Яңа ел ялларында Балтач районының Карадуган балалар бакчасында һәр көнне бер төркемдәге балалар һәм аларның әти-әниләре белән саф һавага чыгу - матур гадәткә әйләнеп бара. Кичен Карадуган гимназиясенең боз мәйданчыгына балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары әти-әниләре белән бергәләп җыелдылар, дип яза җирле басма.

Аларны биредә тәрбияче апалары Гөлнур Ильязовна, Әнисә Шамилевна һәм Дилә Сәлимҗановна белән бергә Кыш бабай каршы алды һәм мәйданчыкка чакырды.

Биредә балалар тимераякта шудылар, укучы абый-апалары белән ярыштылар, кхңел ачтылар. Берничә балага Кыш бабай бүләк итеп тимераяклар алып килгән булып чыкты. Балалар куана-куана, бик тырышып әти-әниләре ярдәмендә бозга бастылар.

Ә Кыш бабай балаларның уеннарын да күзәтте, шигырьләр сөйләтеп, шоколадлар да өләште. Әти-әниләр дә, сабыйлар да файдалы да, күңелле дә очрашудан рәхмәт әйтеп таралышты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10