ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗедәге “Олимп“ спорт комплексында йөзү буенча тәүге ярышлар узды

10 гыйнвар 2018, 01:00

Әгерҗедәге “Олимп“ спорт комплексында йөзү буенча тәүге ярышлар узды Әгерҗедә бер ай элек кенә ачылган “Олимп“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында балалар арасында Кыш бабай призына йөзү буенча тәүге ярышлар узды.

(Әгерҗе, 10 гыйнвар, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Кышкы каникулның соңгы көнендә Әгерҗедә бер ай элек кенә ачылган “Олимп“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында балалар арасында Кыш бабай призына йөзү буенча тәүге ярышлар узды, дип яза район газетасы.

Бәйгедә катнашучыларны спорт комплекс директоры Рөстәм Гобәйдуллин сәламләде һәм яшь йөзүчеләргә уңышлар теләде.

– Әлеге бассейн ачылуны без күптәннән бик зарыгып көтеп алдык. Биредә беренче көннән үк бик күп балаларның шөгыльләнүе – зур сөенеч. Без киләчәктә сезнең арада йөзү буенча республикада, Россиядә танылган спортчылар чыгачагына ышанабыз, – диде ул.

Әле бер ай гына шөгыльләнсәләр дә, балалар йөзү буенча шактый шомарганнар инде. Ярышта төрле яшь категорияләре буенча җиңүчеләр ачыкланды. Аларга Грамоталар һәм бассейнга йөрү өчен сертификатлар тапшырылды.

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10