ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Иртәгә Мәскәүдә Фуат Мансуровны искә алу концерты була

9 гыйнвар 2018, 19:36 , Фото: tatarstan-symphony.com

Иртәгә Мәскәүдә Фуат Мансуровны искә алу концерты була  Фуат Мансуров – Россия дәүләт академия зур театрында 40 ел дирижёр булып эшләгән бердәнбер музыкант.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 10 гыйнварда Россиянең, Татарстанның, Казахстанның халык артисты Фуат Шакир улы Мансуровның 90 еллыгы уңаеннан П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Зур залында “Остазыма музыкаль бүләк” концерты була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Фуат Мансуров – Россия дәүләт академия зур театрында 40 ел дирижёр булып эшләгән бердәнбер музыкант.

Ул Казахстан Дәүләт симфоник оркестры баш дирижеры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры баш дирижеры һәм Татарстан симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе, Мәскәү, Казан дәүләт консерваторияләре профессоры була.

"Ни өчен Сез, чит илгә күпме чакыруларына да карамыйча, Казанга киләсез?” - дигәнгә, Фуат Шакир улы: «Кан тарта… Мин - татар, мин татар мәдәниятен йөртәм”, дип җавап биргән.

Искәртеп үтик, Фуат Шакир улы Мансуров 1928 елның 10 гыйнварында Алма-Ата шәһәрендә туган. 2010 елның 12 июнендә Мәскәүдә вафат була, Троекуровск зиратында җирләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10