ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда бәйрәм көннәрендә табибларга өч меңләп кеше мөрәҗәгать иткән

9 гыйнвар 2018, 19:09

Татарстанда бәйрәм көннәрендә табибларга өч меңләп кеше мөрәҗәгать иткән    Медицина хезмәткәрләре пиротехникадан зыян күргән казанлыларның хәле турында сөйләде.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Валерия Белова). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда пиротехникадан җиде кеше зыян күргән. Ике кеше 7нче шәһәр хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Республика клиник хастаханәсенә петардадан зыян күргән өч кеше килгән.

“Бәйрәмнәрдә Республика клиник хастаханәсендә петардадан зыян күргән ике кеше хирургиянең пешү бүлегендә дәваланды. Бер пациент травматологиянең микрохирургия бүлегендә ята”, - дип белдерде хастаханәнең матбугат сәркатибе.

Республика клиник офтальмология хастаханәсенә 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ярдәм сорап 480нән артык кеше мөрәҗәгать иткән.

Татарстан районнары хастаханәләрендә пиротехникадан зыян күргән өч кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Травматология пунктларында бәйрәм көннәрендә Казан табиблары 3 123 кешегә беренче медицина ярдәме күрсәткән. Аларның 208ен хастаханәләргә стационар дәвалануга җибәргәннәр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10