ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

FIFA 2018 елгы Дөнья Чемпионатына бюджет билетларын арттырырга ниятли

9 гыйнвар 2018, 18:21

FIFA 2018 елгы Дөнья Чемпионатына бюджет билетларын арттырырга ниятли   Хәзерге вакытта турнирның төркем этаплары матчына иң арзан билет 1280 сум тора.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). “Россия-2018” оештыру комитеты Халыкара футбол федерациясе (FIFA) белән Россия гражданнары өчен бюджет билетлары санын арттыру турында сөйләшүләр алып бара, дип яза “Известия”.

Хәзерге вакытта турнирның төркем этаплары матчына иң арзан билет 1280 сум тора. FIFA барлыгы 350 мең бюджет билеты билгеләгән, шуның 210 меңе сатылуның беренче этабында ук алып бетерелгән.

“Россия-2018” оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин сүзләренчә, арзан абонементлар саны арттырылачак. Хәзерге вакытта FIFA белән сөйләшүләр алып барыла, уңай нәтиҗәләр булыр, ди.

FIFA әлеге мәгълүматны раслады. Россиялеләр өчен 4нче категориядәге билетлар саны тагын 80 – 100 меңгә арттырылырга мөмкин.

Билетларны тере чират белән 13 марттан 3 апрельгә кадәр алып булачак. Алар FIFA.com/bilet сайтында реаль вакыт режимында сатылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10