ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Арчада Оренбург татарларын кунак иттеләр

9 гыйнвар 2018, 18:35 , Фото: archadk.ru

Арчада Оренбург татарларын кунак иттеләр 3 гыйнвар кичендә Арчага Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы һәм Алабайтал авылларыннан бер төркем татарлар килде.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Оренбург өлкәсе татарлары Арчага килде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә "Арча хәбәрләре"  газетасы журналисты Рүмия Надршина хәбәр итте.

Ерактан килгән кунакларның татар иленә сәфәре Арча район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашудан башланган.

“Кызыклы һәм эшлекле сөйләшүләрдән соң делегация вәкилләре район белән таныштылар. Алар «Казан арты» тарих-этнографик музеен, «Арча» спорт комплексын карадылар, Ташкичү мәктәбендә туган як музеенда, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани музеенда, мәчеттә, Арчаның яңа 6нчы мәктәбендә, Боз сараенда булдылар. Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музей комплексына сәяхәт кылдылар. Көтектә терлек асраучы Дамир Шакирҗанов, Мөндештә Хәлим Гарипов фермер-крестьян хуҗалыклары, Айванда яшелчә үстерүче Нафил Гатауллин эше белән таныштылар. Кичен район мәдәният йортында безне үзләре алып килгән спектакльне куеп сөендерделәр. Кунакларның Арчада узган сәяхәте бай эчтәлекле булды”, - ди Рүмия Надршина.

5 гыйнвар көнне Оренбург өлкәсе татарлары эш сәфәрләрен Сабада дәвам итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10