ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кукмара районында ике бала зыян күргән һәлакәтнең фотосы барлыкка килде

9 гыйнвар 2018, 17:29 , Фото: ОГИБДД

Кукмара районында ике бала зыян күргән һәлакәтнең фотосы барлыкка килде      Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Лесхоз бистәсеннән 11 километр ераклыкта килеп чыккан.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Кукмара районында “Лада Калина” белән “КАМАЗ” бәрелешеп, ике бала зыян күргән һәлакәтнең фотосы барлыкка килде.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Лесхоз бистәсе юлының 11 километрында килеп чыккан. Зыян күргән ике бала Саба үзәк хастаханәсенә озатылган.

“Хезмәт даны” газетасы хәбәрләре буенча, 11 яшьлек пассажир куркынычсызлык каешын эләктергән булган, 11 айлык бала махсус җайланмада – алар нык җәрәхәт алмаган.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10