ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мамадыш районында кар машинасында чыгып киткән кыз белән егет адашкан

9 гыйнвар 2018, 09:04

Гадәттән тыш хәл Отарка авылы тирәсендә булган.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Мамадыш районында Отарка авылы тирәсендә 30 яшьлек егет белән 21 яшьлек кыз адашкан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алар кар машинасында чыгып киткән була. Коткаручылар яшьләрнең эзенә төшә, аларны табып кайнар чәй эчертә һәм карга баткан техникаларын чыгара.

Аларга медицина ярдәме кирәк булмаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10