ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Эдуард Николаев экипажы "Дакар"ның өченче этабында икенче булды

9 гыйнвар 2018, 08:01 , Фото: kamazmaster.ru

Эдуард Николаев экипажы "КАМАЗ-мастер"ның Айрат Мәрдиев экипажы – өченче урында.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). “КАМАЗ-мастер” командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы “Дакар-2018” ралли-марафонының өченче этабында йөк машиналары арасында финишка икенче булып килде.

Перу территориясендә узган икенче этапның җиңүчесе булып “Ивеко”да Аргентина узышчысы Федерико Вильягра танылды. Ул 295 чакрым озынлыктагы махсус участокны 3 сәгать 56 минут 37 секунд эчендә узды. Эдуард Николаев аннан 35 секундка калышты. “КАМАЗ-мастер”ның Айрат Мәрдиев экипажы лидердан 4 минут чамасы калышып, финишка өченче булып килде.

Йөк машиналары арасында гомуми беренчелектә Эдуард Николаев экипажы алда бара. Федерико Вильягра – икенче (+8.58 минут), өченчедә “МАЗ-спорт”та Белорусия вәкиле Алексей Вишневский (+52.34).

Биш елга беренче мәртәбә “Дакар” маршруты Перу территориясе аша уза, аннары катнашучылар Боливия һәм Аргентинага юл ала. Узышларга 20 гыйнварда нокта куела.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10