ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда планлаштырган социаль объектларның барысы да ачылды

8 гыйнвар 2018, 17:40 , Фото: http://gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда планлаштырган социаль объектларның барысы да ачылды    Татарстан 2017 елны уңышлы төгәлләде. Бу хакта торак төзелеше һәм социаль программаларны тормышка ашыру күрсәткечләре дәлилли, ди Мөхәммәтшин.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан 2017 елны уңышлы төгәлләде. Бу хакта торак төзелеше һәм социаль программаларны тормышка ашыру күрсәткечләре дәлилли. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруда ярдәм фонды күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин белән очрашу барышында җиткерде.

Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Мөхәммәтшин төгәл саннар китерә.

“Узган ел республикада 2409 мең квадрат метр торак сафка басты, еллык капиталь төзекләндерү программасы үтәлде, бер елга планлаштырган социаль объектларның барысы да ачылды”, - дип билгеләп үтте ул.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10