ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Биектау районында күршеләре яна торган фатирдан 51 яшьлек ир-атны коткарып калган

8 гыйнвар 2018, 15:05 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Биектау районында күршеләре яна торган фатирдан 51 яшьлек ир-атны коткарып калган   Янгын Яшьләр урамындагы бер катлы 21нче йорт фатирында чыккан.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Биектау районында яна торган фатирдан күршеләре 51 яшьлек ир-атны коткарып калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә Биектау районының 112 ашыгыч хезмәте номерына Коркачы тимер юл станциясе янында Яшьләр урамындагы бер катлы 21нче йорт фатиры януы хәбәре алынган.

Урынга 113нче янгын-коткару часте, Коркачы янгын сүндерүчеләре, шулай ук тормыш иминлеген тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре килгән.

Янгын өч квадрат метрда булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 15 минуттан сүндергән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10