ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан һәм Марий Эл чаңгычылары Яшел Үзәндә “Звездная” ярышында катнашкан

8 гыйнвар 2018, 14:42

Татарстан һәм Марий Эл чаңгычылары Яшел Үзәндә “Звездная” ярышында катнашкан  “Маяк” трассасын яктырту масштаблы ярышлар уздыру мөмкинлеген бирә.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә Яшел Үзән районы башлыгы призына “Маяк” спорт комплексында “Звездная” чаңгы ярышлары узды, дип хәбәр итә “Новости Зеленодольска” газетасы.

Ярышлар дүртенче ел уза. Биредә Яшел Үзәннән генә түгел, Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм Марий Элдан чаңгычылар катнаша.

Ярышлар өч төркемдә узган. Җиңүчеләр арасында нәкъ менә Яшел Үзәннән чаңгычылар күп булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10