ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда юл һәлакәтендә чит ил машинасын йөртүче зыян күргән

8 гыйнвар 2018, 14:12 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда юл һәлакәтендә чит ил машинасын йөртүче зыян күргән Толстой һәм Карл Маркс урамнары чатында “Дэу Нексия” һәм “Ауди” бәрелешкән.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда Вахитов районында юл-транспорт һәлакәтендә 60 яшьлек чит ил машинасын йөртүче зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә төн уртасында Толстой һәм Карл Маркс урамнары чатында “Дэу Нексия” һәм “Ауди” бәрелешкән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәлакәт урынын әйләндереп алган, машиналарның аккумуляторларын сүндергән, яралы машина йөртүчене “Дэу Нексия”дән чыгарып, медикларга тапшырган. Ир-атның умрау сөяге һәм боты сынган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10