ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Карелия Сабан туе дүртенче августка билгеләнгән
Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән
Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак
Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде
Новосибирскиның татар балалары җәйге лагерьда милли белем һәм тәрбия алачак

Икътисад

Россиядә чит илдән керә торган сыр тыелачак

8 гыйнвар 2018, 13:39

Россиядә чит илдән керә торган сыр тыелачак 2017 елның тугыз ае йомгаклары буенча Россиядә сыр җитештерү 5,2 процентка арткан.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елның тугыз ае йомгаклары буенча Россиядә сыр җитештерү 5,2 процентка арткан. Шул ук вакытта 2013 ел белән чагыштырганда, җитештерү 2,5 процентка кимегән. Экспертлар моны Россиядә азык-төлеккә эмбарго (тыю) керткәнгә кадәр чит ил сырларының кайбер төрләрен җитештерүдә салынган традиция булмау белән бәйле дип аңлата.

“Российская газета” үз экспертларына сылтама белән белдерүенчә, чит ил сырларын алыштырырдай сырны биш елдан соң, ягъни 2019–2020 елларда эмбарго кертелгеннән соң күрергә мөмкин булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10